Нурлат агротехникумы территориясендә "Белем агачы" дигән кул эшләре арт-объекты барлыкка килде

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Педагог Наилә Абидова һәм «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау» белгечлеге буенча белем алучы 3нче курс студенты Марат Мортазин катнашындагы иҗат дуэты Нурлат районы агросәнәгать комплексының Татарстан Республикасы нефть тармагы белән өзлексез элемтә идеясен тормышка ашырды. 

Баннерларның квадрат рамнар белән әйләндереп алынган, анда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге заманча машиналарның сурәтләре урнаштырылган. 

Җиңел металл конструкциянең биеклеге 3 метрдан артык һәм киңлеге якынча 1,2 метр. Аның өске өлешендә символик  кояш сурәте ясалган. Конструкциянең аскы өлешендә металлдан ясалган символик башак урнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International