Нурлатлылар «Иң яхшы комбайнчы-2020 " республика конкурсында җиңү яуладылар

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Конкурста бөтен Татарстаннан 1436  комайнчы катнашты. Шуларның 200е иң күп ашлык суктыру һәм иң зур урдыру мәйданы күрсәткечләре буенча җиңүчеләр дип танылды.

Җиңүчеләр арасында "Сөләйманов Ә.И." КФХ комбайнчылары Рәмис Нямаев, Ришат Гафуров, Илгиз Әндәрҗанов, Роберт Абдрахманов, Виталий Богданов, Әнәс Сәлахов, Илдус Әндәрҗанов, Виктор Маринин, Зөфәр Кыямов, шулай ук "Южная" АФсыннан Владимир Антипов, Николай Казаков, "Нурлат сөте"ннән – Алексей Захаров һәм Илнур Ибәтуллин бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International