Җиңүчегә премияне баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашу вакытында тапшырды.
Бүген, 2 ноябрьдә, Нурлатка «Ватаным Татарстан» иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасының иҗат төркеме килде. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашу кысаларында баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина «Бу – минем туган авыл!» конкурсының "Без авылдан " номинациясендә җиңү яулаган Нурлат якташлыгы җитәкчесе урынбасары Рәмзия Галләметдинованы бүләкләде.
"Мин конкурска үземнең Иске Аул авылы турында мәкалә җибәрдем. Анда күптән түгел матур үзгәрешләр булды – өйләргә табигый газ кертелде. Авыл халкы моның өчен район башлыгы Алмаз Әхмәтшинга бик рәхмәтле", - диде Рәмзия Дәүләтовна.
Бүләкләү тантанасыннан соң иҗади төркем Иске Аулга китте, анда журналистлар авыл халкы белән очрашачак. Нурлат районына сәфәр кысаларында алар шәһәрнең социаль-мәдәни объектларында, шулай ук районның кайбер торак пунктларында булырга да планлаштыралар.