Берничә ел дәвамында Бикүле мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың муниципаль этабында призерлар һәм җиңүчеләр булдылар.
Көн саен өстәмә дәресләр, педагогларның иҗади якын килүе һәм балаларның укуга җаваплы каравы бу юнәлештә уңышка ирешүнең нигезе булып тора. Татар теле укытучылары Наилә Латыйпованың һәм Зөлфирә Галиеваның тырыш хезмәте укучылар казанышларында чагылыш тапты.