Салдакай авылында яшәүче Хәким Хәмидуллинның "Татнефть" линиясе буенча конкурста откан грант акчасына торгызылган тагын 2 кое тантаналы шартларда ачылды.
Чарада Якушкино авыл җирлеге депутатлары, авыл халкы катнашты.
Узган җәйдә авылда республиканың Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча откан грант хисабына "Миңнебайн әби коесын" торгыздылар һәм төзекләндерделәр.