Бу юбилей түгел, шулай да бик җитди дата. Ул гасырлар буена сузылган юл, биредә берничә буын укытучыларның зур хезмәте салынган, аның диварларыннан меңләгән чыгарылыш сыйныф укучылары чыгарылган.
1917 елда нигез салынган белем йорты беренче елларда башлангыч мәктәп буларак эшли, 1923 елда җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә, 1958 елда сигезьеллык була. 1979 елда 320 урынга исәпләнгән яңа, иркен якты мәктәп бинасы төзелә.
1980 елдан урта мәктәп буларак эшли. 2011 елдан бирле мәктәп Кәкре Атаудагы филиал белән бергә төп гомуми белем бирү мәктәбе буларак эшли.