Якушкино авыл җирлегеннән район Советы депутаты, "МАКойл" АҖ генераль директоры Дамир Ишкинеев "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасы акциясенә кушылды.
Акция кысаларында ул Якушкино авыл җирлегендә яшәүчеләргә киләсе яртыеллыкка район газетасына өч телдә әбунә бүләк итте.
Яңа елдан Якушкинодан күп балалы ана Р.В. Исмәгыйлева – татар телендә, Абрыскинодан күп балалы ана Е. И. Пикенеева – рус телендә, Салдакайдан Э. А. Васюткин чуаш телендә газета укыячаклар.
Дамир Азатович язылу квитанциясен тапшырганда аларга җылы теләкләрен дә җиткерде.