Узган елдан башлап, авыл халкы үзара салым җыю мәсьәләсен җыеннарда хәл итә. Кешеләргә уңайлы булсын өчен аларны һәр авылда этаплап үткәрәләр.
Районда җыеннар 5 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр 67 торак пунктта узачак, аларның 47сендә – этаплап.
2021 елдан башлап район буенча үзара салым программасы акчалары 47 миллион сумнан артык булыр дип планлаштырыла. Авылларда яшәүчеләр аларны кая юнәлдерергә кирәклеген үзләре хәл итәчәк. Моның өчен җыеннарда актив катнашырга гына кирәк.