Нурлат районы фермеры илнең авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне игътибар белән күзәтә

2020 елның 31 октябре, шимбә

Бүген Нурлат фермерларына торак пунктларда үз эшләрен башлау һәм уңышлы эшләү җиңелрәк.

Илюткинодан Павел Фомин – юрист та,  фермер, үзе әйтмешли "ферма мөдире, ветеринария табибы, хисапчы".

КФХ башлыгына терлекчелек белән шөгыльләнгән вакытта бик күп һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Павел Фомин үз эшен моннан 6 ел элек әти-әнисенең кечкенә сарае урынында ферма төзүдән башлаган. Гаилә элек тә терлек асраган, булачак фермер беренче күнекмәләрне нәкъ менә әти-әниләреннән алган, алар үрнәгендә үзләштергән.

Бүген  иркен фермадап  70 башка якын терлек, шул исәптән 26 савым сыеры бар. Эш җитәрлек: бозаулар, таналар, мөгезле эре терлек – барысы да тәрбия таләп итә.

Хәзерге вакытта бер сыердан тәүлегенә 18 литр сөт савыла,  крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы бүген тагын да югарырак савым алу өчен башка чаралар да кулланырга планлаштыра. Бу - терлек азыгы мәсьәләсен хәл итү, токымлы сыерлар сатып алуны да күздә тота.

"Киләсе елга яңа, тагын да яхшырак ферма төзү һәм терлекләрнең баш санын арттыру планлаштырам. Теләк тә, мөмкинлекләр дә бар, әмма җир дә юк», – дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты фермер, шул ук вакытта аны борчыган актуаль мәсьәләгә дә кагылды.

Ә җир мәсьәләсе, чыннан да, авылда үз эшен башлап җибәрүчеләр өчен актуаль. Павел Ильич җирле инвестордан арендага алынган 15 гектарда терлек азыгы үстерә, әмма бу җитми, хуҗалыктагы җитмеш башка терлек азыгын өстәмә сатып алырга туры килә. Шуңа күрә бу фермер кесәсенә суга.

Терлекләр санын арттыру терлек азыгына ихтыяҗны ике тапкыр арттырачак. Ә фермер печәнне әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырган: ике трактор, туфрак эшкәртү, җыю, тырмалау, печән төяү агрегатлары, ротор чапкычы алган. 

«Мин илнең авыл хуҗалыгы тармагындагы соңгы яңалыклар, үзгәрешләр белән даими танышам. Бүген фермерларга эшне башлау, уңышлы эшләү күпкә җиңелрәк. Дәүләт безгә ярдәм итә, күп санлы программалар эшли, ит һәм сөткә бәяләр арта. Теләк һәм хезмәт сөючәнлек кенә булса иде", - диде әңгәмә ахырында Павел Ильич.

Фермер үзе дә берничә ел элек «Фермер хуҗалыкларына керү юлларын төзү» дәүләт программаларының берсендә катнашуга гариза биргән һәм ул тормышка ашырылыр дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International