Ел башыннан 89 аз керемле гаилә адреслы ярдәм алды инде.
Шуңа бәйле рәвештә нурлатлылар арасында эшкә урнашу юнәлеше аеруча актуаль.
«Бу программа авыр тормыш ситуациясенә калган кешегә ярдәм итүгә исәпләнгән. Бу, барыннан да элек, гаиләгә катлаулы хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк социаль адаптация программасы. Ул төрле ярдәм чараларын үз эченә ала, мәсәлән, эш эзләү, укыту, квалификация күтәрү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, шәхси предприятие оештыру яки башка. Без бергә гаилә проблемаларын хәл итүнең мөмкин булган юлларын эшлибез һәм аларны тормышка ашыру өчен акчалата ярдәм итәбез", - ди Нурлат районының халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева.
Аның сүзләренә караганда, программаны гамәлгә ашыру өчен социаль контрактта каралган билгеле бер ихтыяҗларга гына сарыф итәргә мөмкин булган билгеле бер акчалар бүлеп бирелә. Ул 3 айдан бер елга кадәр срокка төзелә.
Әмма алынган акча өчен хисап тотарга кирәк булачак.
Әйтик, гражданин социаль яклау органнары белән эшкә урнашуга социаль контракт төзегән. Аның шартларын үтәп, ул билгеле бер чор дәвамында ай саен 10085 сум акча алачак. Тик шул ук вакытта аңа ай саен эш урыныннан белешмә бирергә туры киләчәк.
Билгеле булганча, социаль контракт төзү хокукына, нигездә, керемнәре төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гражданнар һәм күп балалы гаиләләр ия. Безнең республикада бүгенге көндә ул 10294 сум тәшкил итә.
Социаль контракт нурлатлы Малыгиннар гаиләсе өчен дә зур ярдәм булды.
«Пандемия вакытында без ирем белән эшсез калдык, бу гаиләнең матди хәлендә чагылыш тапты. Ике балабыз бар. Менә социаль контракт төзергә булдык. Халыкның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек, анда безгә ярдәм иттеләр», – ди Светлана Малыгина.
Ул шулай ук программаның үз вакытында һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Социаль контракт бу юнәлештә беренче адымнар ясарга ярдәм итәчәк.