Нурлатта укучыларга хезмәттәшлек күнекмәләрен өйрәтеп, аларның потенциалын ачалар

2020 елның 31 октябре, шимбә

Яңа уку елында «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Яшь тикшеренүче мәктәбе» проект эшчәнлеге буенча түгәрәк  оештырылды.

Әлеге берләшмәнең максатчан юнәлеше- уку-укыту хезмәттәшлеге оештыру, педагог һәм яшьтәшләре белән уртак эшчәнлек алып бара белү. Индивидуаль һәм төркемдә эшли белү, мәнфәгатьләрне исәпкә алу нигезендә уртак карар табу һәм конфликтларны хәл итү, үз фикереңне формалаштыру, аргументлау һәм яклау.

Учреждение директоры Эльмира Лещенко сүзләренчә, түгәрәкләргә йөрүчкләр идеяләр, мөмкинлекләр дөньясына чумдылар, ә иң мөһиме SMART-анализ стандарты буенча максатчан төркемнәрнең социаль ихтыяҗларын хәл итүдә шәхси катнашу кирәклеген аңладылар, нинди чаралар планлаштырырга кирәк, проект бюджетын ничек исәпләргә һәм башка бик күп нәрсәләрне аңладылар.

Педагог Татьяна Фадеева җитәкчелегендәге яшь тикшеренүчеләр командасы балалар өчен театр студиясен җиһазлау буенча «Бала-Rama» исемле проект эшли, анда иҗади эшчәнлек һәм социаль практиканы бергә тупларга, гражданлык активлыгын күрсәтергә, балалар һәм яшьләрнең потенциалын ачарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International