Шәһәр мәдәният сарае коллективы Нурлатның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хисләр илендә...” дип аталган күңел ачу программасын бүләк иттеләр.
Оештыручылар балалар өчен чын бәйрәм әзерләгән иделәр. Клоун белән алар дәртле музыка астында биеделәр, шаян биремнәр үтәделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар.
Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте, балаларның йөзләрендә бәхетле елмаю балкыды. Өстәвенә, һәр катнашучы оештыручылардан татлы бүләк тә алды.