Нурлатлылар "Абилимпикс" Чемпионатының бронза призерлары булдылар

2020 елның 30 октябре, җомга

Кичә,  29 октябрьдә,  «Абилимпикс - 2020»төбәк чемпионаты узды. Чемпионат «Белгечләр» категориясендә «Пешекче эше» компетенциясе буенча үтте.

Чарада безнең районнан Исламия Алишева (эксперт – Миләүшә Якуб кызы Фәйзуллина) катнашты. Ике сәгать дәвамында ул ике модульдән торган конкурс биремен уңышлы үтәде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Исламия Алишева өченче урын яулап, диплом һәм чемпионатның бронза медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International