Нурлатның тату йортының хезмәттәшләре күбәйде

30 октябрь 2020 ел., җомга

Нурлат районының Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының  милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча тармакара эшче төркемнең күчмә утырышында катнашты.

Чара Питрәчтә узды.

Эшлекле очрашуда Татарстан халыклары ассамблеясенең биш яңа вәкиллеген һәм 2 филиалны ачтылар, аларның җитәкчеләрен билгеләделәр. Питрәчлеләр кунаклар өчен зур мәдәни программа әзерләгән иделәр.

- Бу бик бай эчтәлекле һәм файдалы чара булды. Питрәч районы коллегаларыбызның тәҗрибәсе игътибарга лаек, аларга  уңышлар телим, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Галина Терентьева.

Утырышты Татарстан халыклары ассамблеясенең Нурлат районындагы вәкиллегенә  акчалата сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International