Нурлатта Татарстанда дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча утырыш узды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Утырыш Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов рәислегендә узды.

Көн тәртибенә Татарстанның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча берничә мәсьәлә кертелгән иде, алар буенча  җаваплы затлар чыгыш ясады

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина региональ белем бирү үсеше һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында хисап тотты.

Мөхтәсибнең укыту эшләре буенча урынбасары Земфира Мортазина татар телен, мәдәниятен һәм туган як тарихын өйрәнү турында сөйләде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ольга Медникова мәдәният учреждениеләрендә туган телне саклау һәм популярлаштыру темасы буенча чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән оешма рәисе Әлфия Галәветдинова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International