Нурлат шәһәре Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рузил Гыйләҗев коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Рузил Хәлил улы Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлаган, 2019 елның мартыннан – урынбасар, 2020 елның апреленнән-шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча элеккеге ярдәмчесе Федор Терентьев Нурлат шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.