Бу якшәмбедә районның автотранспорт тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Нурлат УТТсы коллективы өчен агымдагы ел истәлекле - быел предприятие оешуга 40 ел. Юбилей датасына автотранспортчылар матур техник - икътисаый күрсәткечләр белән килделәр. Бүген предприятиедә 400ләп кеше эшли. Биредә 300дән артык техника бар, ул даими яңартылып тора.