Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!
Тормышыгызны юл белән ныклы бәйләп, үзегезне автотранспорт өлкәсендә эшләүгә багышлап, Нурлат муниципаль районының барлык тармаклары предприятиеләренең хезмәт ритмына ярдәм итәсез. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән безнең халык билгеләнгән урыннарга вакытында барып җитә.
Сәнәгать, нефть, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларында, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә йөзләгән машина йөртүче намуслы хезмәт куя. Алар районның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертәләр.
Транспорт тармагы ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сез яшь буын автомобильчеләр өчен лаеклы үрнәк булып торасыз.
Безнең тормыш-өзлексез хәрәкәт, һәм без барыбыз да транспорт һәм юл белән бәйле. Бу бәйрәм профессионалларны һәм һәвәскәрләрне берләштерә. Барлык автомобильчеләргә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, аңлашу һәм юлда үзара хөрмәт, ышанычлы техника һәм һәрвакыт уңышлар телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы