Нурлатлыларга хезмәт кенәгәсе форматын хәл итәргә кирәк

2020 елның 24 октябре, шимбә

Һәр хезмәткәр 2020 елның 31 декабренә кадәр үзенең карары турында язмача гариза бирә: эш бирүче тарафыннан хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү яки эш бирүче тарафыннан аңа хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү хакында.

2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр гариза язарга тиеш. Анда ул документны я кәгазь рәвештә саклап калуны сайлый, я электрон вариантка күчә. Кәгазь кенәгәдән баш тартса, аны кешенең кулына тапшырачаклар. Оешманың аның өчен җаваплылыгы көченнән чыга.

Кәгазь кенәгә кулга тапшырылганда, хезмәткәрнең аннан баш тартуы турында гариза имзаланганы хакында язу теркәлә. Әгәр инде кеше кәгазь кенәгәсен саклап калырга тели икән, кадрлар бүлеге, аның белән беррәттән, электрон кенәгә дә алып барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International