Бу юлы Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре Яр Чаллыда ачык беренчелектә чыгыш ясадылар. Ярышлар лайт-контакт һәм фулл-контакт бүлекләрендә узды. Яшь нурлатлылар төрле яшь категорияләрендә 7 медальгә ия булдылар.