Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Түбән Нурлат микрорайонында күпфункцияле үзәк төзелеше белән танышты.
Якын арада ул үз ишекләрен ачачак. Төзелеш эшләре азагына якынлашып килә. Биредә Мәдәният йорты, китапханә һәм музей урнашачак.