"Нурлат-информ" җитәкчесе Резеда Гиняева Нурлатта барлык заман журналистларына һәйкәл ачу идеясе белән чыкты. 2020-2021 елларда җирле массакүләм мәгълүмат чаралары юбилейлдарын билгеләп үтәләр - Нурлат телевидениесенең 20 еллыгы һәм "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасының 90 еллыгын. Район журналистлары өчен бу чара аеруча истәлекле чара булачак.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ярдәмендә стеланың урыны билгеле булды, ул Сәлимҗапнов урамындагы скверда урын алачак.