Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлауларны кабул итеп алыгыз.
Юллар һәм урамнар төзү - безнең районның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Соңгы вакытта юлчылар тырышлыгы белән шактый эшләр башкарылды: урамнар матурая, юлларда ремонт эшләре башкарыла, тротуарлар, велосипед юллары төзелә, замача автобус павильоннары урнаштырыла. Юлчыларның хезмәте һәрвакыт күз алдында.
Районда юл челтәре үсешенә керкән өлешегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы