“Татарстан – Яңа Гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Нурлатта волейбол турниры үткәрде

2013 елның 3 марты, якшәмбе

Анда кызлардан Нурлат ТЭЦы, Нурлат ЦРБсы һәм Спасс районы командалары катнашты. Ир-егетләр арасында турнирның финал өлешенә чыгу өчен Нурлат, Әлки, Спасс, Яңа Чишмә һәм Чирмешән командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә, Нурлат ТЭЦы һәм Нурлат җыелма командалары икесе дә финал этабына юллама яулый алдылар. Җиңүчеләр һәм призерларны  “Татарстан – Яңа Гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлдекчәсе рәисе Дамир Ишкинеев котлады, аларга призлар тапшырды. “Татарстан – Яңа Гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәләре һәр районда да бар. Безнең берлектә район һәм шәһәр Советлары депутатларыннан торган төркем дә эшли. Без районның икътисади, җәмгыяви, спорт, мәдәни тормышында актив катнашуны кыйбла итеп эшлибез”, – ди Дамир Азатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International