Идел буе казаклары Нурлатка җыелды

2013 елның 2 марты, шимбә

Казакларның Нурлат берлегендә 24 кеше санала. Атаманнары – нәселле казак сотник Александр Любецкий. Бу көнне җыелышка Ульян өлкәсе һәм Татарстан территориясендә булган казак җәмгыятьләренең вәкилләре җыелды.

– Бүген җәмгыятебез өчен бина бүлеп бирү мәсьәләсе килеп туды, – диде А.Любецкий һәм казаклар җәмгыятенең эшчәнлеге турында бәйн итте. Эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе – яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү. Җыелышта Идел буе гаскәри казаклар җәмгыяте атаманының урынбасары казак полковнигы Александр Кудряшов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International