Ярышлар эстафета тљрендђ њткђрелде џђм анда 23 команда кљч сынашты. Командаларныћ књплђп катнашуы оештыручыларны да гаќђпкђ калдырда. “Бу кадђр чаћгычы ќыелыр дип кљтмђгђн дђ иде, якташыбызны шулай зурлауларыннан зур горурлык кичерђбез”, – Егоркино авыл ќирлеге башлыгы Валентина Яковлева. Ярышларны тантаналы ачу вакытында бу чараныћ тљп иганђчесе – “МАКойл” ќђмгыяте генераль директоры Дамир Ишкинеев исђ якташ-Геройны шулай массакњлђм искђ алуныћ патриотик яктан да ђџђмияте зурлыгы билгелђп њтте. Дамир Азатович – заманында, берничђ еллык тђнђфестђн соћ, бу ярышларга яћа сулыш љргђн кеше. Џђм ќирле мђктђп, Егоркино авыл ќирлеге Советыныћ тырышлыгы белђн Кузнецов бђйгесен югары дђрђќђгђ књтђрђ алуларына сљенђ ул. “Мђктђптђ спортка игътибар бик зур, балалар рђхђтлђнеп шљгыльлђнђ, нђтиќђлђр дђ бар. Менђ килђсе – Героебызныћ юбилее елын тагы да истђлеклерђк итеп уздырасы иде”, – дигђн фикерен белдерђ Каравыл Тавы мђктђбе директоры. Райбашкарма комитетыныћ яшьлђр эшлђре џђм спорт бњлеге бу узышларны зона ярышлары итеп уздыру тђкъдимен кертте...
...Каравыл Тавында Кузнецов турында бик яхшы белђлђр. Мђктђптђ Геройга багышланган аерым музей почмаклыгы да бар. Ђнђ, 8нче сыныйф укучылары Ольга Ермолина белђн Рая Дмитриева биредђге џђр экспонат, геройныћ шђхси архивыннан алынган џђр фоторђсем турында бик матур итеп сљйлилђр. “Без шундый якташыбыз булу белђн горурланабыз, џђм Интернет, башка чаралар аркылы Анатолий Кузнецовныћ тарихына бђйле фактларны эзлђњне ђле дђ дђвам итђбез”, – ди Р.Дмитриева. Мђктђпнећ педагог-оештыручысы Галина Игнатьеваныћ да Кузнецов турында истђлеклђре шактый. “Пионер чагымда безнећ дружина Кузнецов исемен йљртђ иде, џђм бервакыт без Каравыл Тавында Герой-якташыбызга салынган џђйкђлнећ кайчан салынган булуы белђн кызыксына башладык: архивлар сакланмаган иде. Шулай да аныћ 1954-55нче елларда куелганлыгын белђ алдык, авылда исђ ић беренче џђйкђл булган ул”, – дип хатирђлђрен уртаклашты ул да. Кыскасы, чаћгы трассасына юл алганчы биредђ ђнђ шул рђвешле хатирђлђр уртаклашу, Герой тормышына кагылышлы вакыйгаларны искђ алу гадђткђ кергђн. Заманында очучылар мђктђбендђ укып йљргђн Анатолий Кузнецовныћ авылга самолет белђн кайтуын да кызыклы итеп сљйлилђр. Дљрес, ђлеге вакыйганыћ тере шаџитлары гына калмаган инде. Ђ менђ 1983 елда Геройныћ хатыны – Евгения Ивановна белђн булган очрашуны хђтерлђњчелђр књп ђле. Бу матур вакыйгадан тљшерелгђн фотосурђт музейда тора бњген. Ђнђ шундый матур истђлеклђр белђн башланган спорт бђйрђме чаћгы трассасындагы вакыйгаларга да њз йогынтысын ясады: эстафета башыннан азагынача кызу кљндђшлек белђн барды. Барлык ќићњчелђр џђм призерларга иганђчелђр акчалата бњлђклђр ђзерлђгђннђр иде.