Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бу бәйрәмне традиция буенча көзен, басуларда уңыш җыеп алуны төгәлләгәндә билгеләп үтәбез. Быел, раоныбызның юбилей елында, безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре республикада икенче булып урып - җыюны төгәлләделәр.
Кадерле игенчеләр, меха-
низаторлар, терлекчеләр, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл халкы! Мин сезгә авыр, әмма шундый кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәр көн сезнең өчен шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын!
Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин