Яңа уку елын Яңа Иглай урта мәктәбе зур үзгәрешләр беән башлаган. Биредә республика программасы кысаларында агач стеналар алмаштырылган, ике складта янгынга каршы тимер ишекләр куелган, янгын сигнализациясен өлешләп яңартканнар, бәдрәфтә һәм кухняда кайнар су өчен бойлерлар урнаштырганнар, башка эшләр дә башкарылган.
Алмаз Әхмәтшин урында якынча 500 мең сумга башкарылган эшләр белән танышты.