«Балкыш – Сияние» фестиваленең гала-концерты Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган.
Конкурста 6 нурлатлы катнашкан һәм лаерат исеменә лаек булганнар, бүләкләр белән билгеләп үтелгәннәр. Ә талантлы башкаручы Фәүзия Кәлимуллина гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булган. Җирле авторлар Фәүзия Мөхәммәтова һәм Сабит Миннеханов иҗат иткән «Яшик әле яратып, яратылып, дуслар» җырын башкарган.