“Татнефть” системасында мондый семинарлар даими уздырылса да, яшьләр лидерлары Нурлатка беренче тапкыр җыелдылар әле. Семинар “Нурлатнефть” НГДУсы яшьләр комитетының эше һәм тәҗрибә уртаклашу кысаларында узган елныћ октябрендә “Сургутнефтегаз” ААҖнең яшь белгечләре белән очрашу турында фильм күрсәтүдән башланды. Ә семнинарның темасы ни өчен предприятиенең кадрлар сәясәтендә яшьләр лидерының роле һәм урынына багышланганлыгы турында “Татнефть” ААҖнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин бәян итте.
– Гадәт буенча, производствода кешеләр элек-электән үк үзләренә алмаш әзерлиләр. “Татнефть” җитәкчелеге дә компаниянең киләчђген тәэмин итү буенча бу юнәлештә грамоталы һәм максатчан эш алып бара. Чөнки “Татнефть” системасында эшләүчеләрнең 30 проценттан артыграгын яшьләр тәшкил итә, димәк, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы лидерлары да булырга тиеш. Һәм яшьләр комитетлары лидерлары нәтиҗәле эш күрсәтәләр, җитәкчелекнең чын ярдәмчеләре булып торалар, – диде ул.
“Татнефть” ААҖнећ яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин әйтүенчә, “Татнефть” компаниясе яшьләргә, предприятиедә ныгысыннар һәм нәтиҗәле эшләсеннәр өчен, бик зур игътибар бирә.
– Яшьләр комитетларының лидерлары үз эшчәнлекләрендә яшь хезмәткәрләргә иҗади һәм профессиональ үссеннәр өчен актив тормышчан позицияне сеңдерергә тырыша. Яшьләр лидерларының роле бик мөһим нәрсә. Алар урыннарда корпоратив стандартларны һәм культураны үстерүгә булышалар. Семинар исә яшьләр комитетлары лидерларына кадрлар сәясәтендә үзләренең рольләрен тагы да тирәнрәк җиткерү өчен оештырылды. Шулай ук эшләрендә юнәлешне яхшырак алсыннар, үзләренә йөкләнгән бурычларны аңласыннар өчен әле бу вазифага күптән түгел генә керешкән лидерларга да семинарлар үткәрү планлаштырыла, – диде Р.Мамин.
Ике көнлек семинар барышында катнашучылар өчен “Нәтиҗәле коммуникация”, “Дәгъвалар белдерү осталыгы” тренинглары оештырылды. Алар “Татнефть” ААҖ идарәләре мисалларында профессиональ компетенцияне исәпкә алып персонал сайлау һәм башка темалар буенча лекцияләр тыңладылар.