Хөрмәтле педагоглар, тармак ветераннары! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Нурлат районы пелагоглары һөнәри планкаларын төшермичә, заман белән бергә атлыйлар. Мәгариф сыйфатын күтәрү өстендә эшләп һәм яңа заманча технологияләрне үзләштереп, алар район данын төрле конкурсларда яклаучы укучыларны үстерәләр.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, яңа һөнәри уңышлар телим.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы