Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрде.
Биредә өч мәсьәлә каралды. Россия эчке эшләр бүлеге начальнигың җәмәгать иминлеген саклау буенча урынбасары Владислав Чугунов ике сорауны яктыртты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Чәчәк Газизова балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикау буенча мәгълүмат җиткерде.