Ключи микрорайонында яңа юл салганнар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

 Ключи микрорайонындагы Хөсәенов урамында яшәүчеләр өчен юл күптән көтен алынган. Биредә "Татарстан Республикасындагы торак пунктларда урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү" республика программасы кысаларында 400 метрдан артык юл түшәлгән. 

Башкарылган эшләрнең сыйфаты белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да танышты. Район башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, әлеге программа буенча эшләр 8 торак пунктта башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International