Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Түбән Нурлатта төзелүче күпфункцияле үзәктә эшләр барышы белән танышты.
Төп төзелеш эшләре иде тшмамланган, хәзер биредә подрядчы оешма җылылык системасы белән шөгыльләнә. Ул үзәкләштерелгән булачак.
"Эшләрне 10-15 көн эчендә тәмамларга планлаштырабыз. Территорияне төзекләндерү буенча эшләр 90 процентка башкарылган", - диде подряд оешмасы җитәкчесе Нәфис Гайфетдинов.