Нурлат районында яшәүче "ТАТМЕДИА"дан приз отты

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Илюткино авылында яшәүче әбунәчебез "Мотоблок һәм әбунә өчен башка призлар" акциясендә катнашып, блендер отты. 

"Бу минем беренче генә приз отуым түгел", - ди Людмила Алексеевна. Моңа кадәр ул районкадан үтүк откан булган. Әбунәчебез район газетасын 40 еллап алдыра, аның һәр номерын укып бара. Район газетасы белән бергә кодагыена "Сөембикә" журналын д яздырткан. 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елга әбунә кмпаниясе башланды.  "Дуслык" ка  почта аша язылу - 735 сум, альтернатив - 480 сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International