Район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрне Тәрбиячеләр көне белән котлавы

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.


Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучанлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!


Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International