Бүген Цыганов истәлегенә чаңгы ярышлары үтте

2013 елның 24 феврале, якшәмбе

Быел ярышларда йөздән артык чаңгы сөюче катнашты. Гадәттәгечә, тирә-күрше районнардан килүчеләр дә шактый иде. Ярышларны ачу тантанасында райбашкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков катнашты. “Мин – Георгий Васильевичның беренче чыгарылышларыннан берсе, һәм моның белән чиксез горурланам. Ә шундый олы кеше истәлегенә ярышларның традициягә әверелүенә бик шатланам”, - диде ул ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Бу зур чарага, елдагыча, Георгий Васильевичның энесе Игорь Цыганов та, данлыклы якташыбызның дуслары, туганнары, коллегалары, шәкертләре дә күпләп килгән иде. Әнә, Нурлат медик-экспертиза үзәге җитәкчесе Аркадий Клементьев райондагы башка ярышларда бик катнашмаса да, монысына ашкынып килгән. “Мин Георгий Цыгановны белә идем, бик ипле, булдыклы кеше иде ул. Асылда, Богадшкиноның чаңгычылар авылына әверелүе аның тырышлыгы бит”, – диде ул.

Ә узышларда катнашучылар арасында җиде яшьтән алып җитмеш яшькә кадәрлеләр дә бар иде. Шәхси зачетта һәм команда беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International