Нурлатлылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти - әниләре өчен Бөтенроссия Кабул итү көнендә катнаша алалар

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 25 сентябрендә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның ТРдагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  IV  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  әти - әниләре өчен Бөтенроссия Кабул итү көне уздырылачак. 

Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиулин катнашачак. 

Бердәм кабул итү көне дистанцион форматта узачак: 10.00 сәгатьтә башлана Instagramда төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында турыдан-туры эфир; 11.00 сәгатьтә-гражданнарны тематик кабул итү каналлар аша Skype , WhatsApp (8-987-205-00-63).

 Нурлатта алдан язылу өчен телефон: 8(84345) 2-28-24.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International