Хуҗалыкта бәрәңге казу бара.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин "Сөләйманов Ә.И" КФХ сында бу көннәрдә уңыш җыю актив барган бәрәңге басуында булды.
"Сөләйманов Ә.И" КФХсы - районда әлеге культураны үстерүче бердән-бер хуҗалык. Биредә 150 гектарда "Гала" һәм "Розара" сортлы бәрәңге үстерелә.