Нурлатлылар консультация үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Казан гарнизонының хәрби прокуратурасында(Казан шәһәре,Дзержинский ур., 17 йорт), гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башлану уңаеннан, 2020 елның 1 октябреннән гражданнарны хәрби хезмәткә чакырганда законлылыкны тәэмин итү өчен консультация үзәге эшли башлаячак.

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле мәсьәләләр, шулай ук хәрби комиссариатның вазыйфаи затлары тарафыннан җибәрелгән хокук бозулар, шул исәптән коррупция фактлары турында консультацияләр алу өчен 8(843)2642351 телефоны буенча (Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы буенча дежурныйга)мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International