Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 19 сентябре, шимбә

Беренче сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәсе зур җанлылык белән узды. 

Иртән ассортимент һәм бәяләр белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. Сәдә рәтләре буйлап узды һәм шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары, фермерлар белән аралашты. 

Ярминкә зур ассортимент һәм арзан бәяләр белән үзенә тартты. Бәрәңге, суган, кишер, кабак, алма, помидар, тозланмалар һәм кайнатмаларны арзан бәядән сатып алырга мөмкин иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International