Нурлат иреклеләре "Иреклеләр - балаларга" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Әлеге акция авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Нурлатлылар район башкарма комитетының яшьләр эшьләре һәм спорт бүлеге башлангычында бүлеккә беркетелгән һәм социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булып, азык-төлек пакетлары тапшырдылар.