Яшь нурлатлылар «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яуладылар

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 16 сентябрьдә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие - Йолдызлык 2020»эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала - концерты узды. 

Фестиваль нәтиҗәләре буенча нурлатлылар суперфиналда призлы урыннар яуладылар. Хореограф Ольга Ильина җитәкчелегендәге "Эсперанса" эстрада бию ансамбле һәм конферансье Иван Маликов (җитәкчесе  Валентина Голубева) «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында уңышлы чыгыш ясап 3нче урынны яуладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International