Район мөселманнары гошер сәдакасы җыя башладылар

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә гәшер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү компаниясе башланды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 26 сентябрь – Татарстанда Гошер көне, дип игълан итте.

Гошер ул – зәкятнең бер төре, ягъни су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәненең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү.

- Алдагы еллардагы кебек үк район мәчетләрендә һәм мөхтәсибәттә гошер сәдака җыю һәм аны аз тәэмин ителгәннәргә, күп балалылпргп, шулай ук өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә таратуны оештырачакбыз, - диде район мөхтәсибе Наил хәзрәт Абелханов. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International