Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлеге агымдагы елның 14 сентябреннән 05 октябренә кадәр мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлавы турында хәбәр итә.
Территориаль бүлектә белгечләрдән консультацияләр эш көннәрендә (884345) 2 05 38, 2-08-83 телефоннары буенча 09.00 дән 16.00 гә кадәр алырга мөмкин.