Кичә, 14 сентябрьдә, Казанда "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын тантаналы ачу һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.
Безнең районны өч педагог тәкъдим итте. "Ел укытучысы" номинациясендә шәһәрнең 4нче мәктәбе укытучысы Наталья Кольцова, "Педагогик дебют"та - гимназиядән Илнур Әмиров һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы"нда гимназиядән Гүзәл Хәммәдиева катнаша.