Иске Әлмәт сайлау участогына өч торак пункт керә. Яңа һәм Иске Әлмәт авыллары, Нариман поселогы. Авыл халкы инде җомга көннән башлап актив тавыш бирәләр, үзләре участокка бара алмаучылар, өйдә тавыш бирүдән файдалана.
Сайлау комиссиясе әгзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Рашит Гатинның өенә килделәр.