Нурлатта тантаналы шартларда йөзү бассейннары һәм спорт заллары белән универсаль спорт объекты ачылды.
Нурлатлыларны мөһим вакыйга белән онлайн-элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Спорт сараеның әзер булуы хакында хәбәр итте.
Тантаналы чарада ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин , "НЭО Строй" төзелеш компаниясе генераль директоры Ленар Мөхетдинов катнаштылар.