Бүгенге иртә нурлатлылар өчен күптән көтелгән һәм сөенечле вакыйгалардан башланды - тантаналы шартларда "Киләчәк" Иҗат үзәген ачтылар.
Нурлатлыларның шатлыгын ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин уртаклаштылар.
Нурлатлыларны район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде һәм нурлатлылар өчен мөһим объектны төзүгә ярдәм иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка район халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.