"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча метеорологик күренеш турында консультация - кисәтү килде.
2020 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез яшен, җилнең көчәюе көтелә. Боз явуы мөмкин, иртән көчле яңгыр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96.